" Барлык кешеләр өчен дә юл йөрү кагыйдәләре бар» викторинасы

2022 елның 30 мае, дүшәмбе

Юл йөрү кагыйдәләре-урамнар һәм юллар законнары. Аларны һәркем белергә һәм үтәргә тиеш. Һәркайсыбызга урам яки юл аркылы чыгарга туры килә. Без җәмәгать транспортыннан файдаланабыз, кайберләребез велосипед йөртүчеләр булып тора – без барыбыз да юл хәрәкәтендә катнашучылар. Шуңа күрә һәркем юл хәрәкәте кагыйдәләрен белергә һәм үтәргә тиеш.

27 май көнне Татар Чаллысы мәдәният йортында «Юл әлифбасы»дип исемләнгән чара әзерләнгән иде. Анда «Барлык кешеләр өчен дә юл йөрү кагыйдәләре бар»дигән викторина үтте.

Әлеге викторина балаларга юл хәрәкәтендә катнашучыларның тормышларын һәм сәламәтлеген саклау өчен мөһим булган юлда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерергә ярдәм итте.
Әңгәмә барышында балаларга транспорт атамалары булган табышмаклар чишәргә тәкъдим ителде. Зур кызыксыну, белем белән юл билгеләренең әһәмияте, аларның төсе һәм формалары каралды. Юл хәрәкәте кагыйдәләре темасына кроссвордлар чишелде,  
Чара ахырында балалар юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә, игътибарлы һәм сак булырга вәгъдә бирделәр. .

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International