"Кинотеатр дөньясына сәяхәт"

2022 елның 31 мае, сишәмбе

30 май көнне Камай мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар белән кинотеатрда "Кинотеатр дөньясына сәяхәт" ясадылар.Мәктәп укучылары  кинотеатрга тамашачылар сыйфатында гына түгел, ә аппарат бүлмәсенә дә кереп чыга, төрле дәверләрнең җиһазлары һәм махсус техникасы белән таныша алдылар. Балалар беренче кинотеатрларның кайчан һәм кайда барлыкка килгәнен, цифрлы киноның пленкалы кинодан нәрсә белән аерылуын, кино дөньясы турында башка бик күп нәрсәләрне белделәр. Уңай хисләр кичереп, балалар рәхәтләнеп мультфильм карарга һәм попкорн ашарга киттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International