“Китап йортына чакырабыз, анда сезгә уңайлы булачак” дигән ачык ишекләр көне

2022 елның 31 мае, сишәмбе

27 майда Россиядә гомумроссия китапханәләр көнен билгеләп үтәләр. Бу искиткеч бәйрәм кысаларында Песәй авыл китапханәсендә ачык ишекләр көннәре, китапханә буенча экскурсияләр, күргәзмәләр янында күзәтүләр һәм әңгәмәләр узды.

Бәйрәм белән котларга нәниләр Хәсәнҗанова Гөлия Мингарип кызы белән килделәр. Алар өчен "Тылсымлы сүзле могҗизалы дөнья" китапханә дәресе үткәрелде. Күргәзмәләргә күзәтү, китапханә буенча экскурсия үткәрелде. 

Дәрестән соң Песәй урта мәктәбе укучылары мөгаллимә Әхмәтгәрәева Гөлнара Гамил кызы белән котларга килделәр. Яшь укучылар өчен “Халык көнкүреше һәм гореф-гадәтләре” дигән кичә үткәрелде, анда балалар аз гына булса да элекке атмосферага чума алды. Китапханә буйлап экскурсия барышында күргәзмәләр янында әңгәмәләр һәм күзәтүләр үткәрелде. Балалар шулай ук “Тылсымлы китапханә дөньясы” стендында теләкләрен дә калдырдылар. Көн дәвамында китапханәдә "Мич янында китап белән", "Мин укырга яратам" фотозоналары эшләде. Теләгән һәркем балалар да, өлкәннәр дә рәхәтләнеп фотога төштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International