2022 ел Россия халыкларының мәдәни мирас елы дип игълан ителгәнлектән, чаралар "Гореф-гадәтләр турында" дигән девиз астында узды. Китапханәчеләр Казакова Л.М. һәм Назарова Е.А. Пасха бәйрәменнән соң илленче көнгә үткәрелә торган Изге Троица бәйрәме турында сөйләделәр. Быел ул 12 июньгә туры килә. Элек бу бәйрәмне рус каены бәйрәме дип атаганна. Русьта каеннарның бөеклеген күрү мәҗбүри йола булган. Каен тирәли әйлән-бәйлән уздыру кабул ителгән. Бу көнне кызлар үзләре белән сыйлар алып, каен үскән урманга баралар, каен ботакларына тасмалар бәйлиләр, аңа баш ияләр һәм теләкләрен үтәүләрен үтенәләр. Бу көнне үк инде чәчәкләрдән тәкыялар үрү, теләкләр әйтү һәм аларны суга ташлау гадәткә кергән. Әгәр дә тәкыя йөзеп киткән икән, димәк, теләк тормышка ашачак. Балалар рәхәтләнеп теләкләрен әйттеләр һәм тасмаларны каенга бәйләделәр, такыялар үрделәр, табышмаклар чиштеләр, сорауларга җавап бирделәр һәм уеннар уйнадылар.