28 май көнне Ижевка авыл китапханәсе ел саен үткәрелә торган «Китапханә төне-2022»Бөтенроссия акциясендә катнашты. «Хатын-кызлар территориясе» клубы әгъзалары «Без борынгы заманга күз салдык» дип исемләнгән фольклор утырышларга җыелдылар.
Әлеге чарада катнашучыларны китапханә хуҗабикәсе каршы алды. «Нинди милләт халкы арасында яшисең, шул йоланы тот», - дигән әйтем бар. Ә аулак өйдә утырмалар кызык булсын өчен, аларга ярыш рухы өстәделәр, ягъни ике командага бүленделәр, "Завалинка" һәм "Околица" командаларының исемен уйлап таптылар. Конкурсларда рус һәм татар халкының гореф-гадәтләре белән таныштылар. Чарада катнашучылар зирәк сорауларга җавап бирделәр, милли ризыкларны атадылар, уеннар уйнадылар, борынгы рус җырларын, такмакларын җырладылар. Әңгәмә салмак кына өстәл артына күчте, анда кунаклар үзләренең гаилә гореф-гадәтләре белән уртаклаштылар. Китапханәдә "Китапханә төне-2022" җылы, дустанә шартларда узды, киләчәккә уңай караш калдырды. Ә якты фотолар аның матур истәлекләре булачак.