Татарстан Росреестры авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрне контрольдә тотуны көчәйтте

2022 елның 31 мае, сишәмбе

2022 елның 10 мартыннан 2022 елның ахырына кадәр Татарстан Росреестры тарафыннан федераль дәүләт җир контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашыру кысаларында планлы һәм планнан тыш контроль-күзәтчелек чаралары бетерелде, ә төп басым хокук бозуларны профилактикалау ягына авыштырылды.

Әлеге чара икътисадның тотрыклылыгын, кече һәм урта бизнесны үстерүне һәм гражданнарга йөкләнешне киметүне тәэмин итәргә тиеш.

Юридик затларга, шәхси эшмәкәрләргә һәм физик затларга карата планнан тыш тикшерүләр Президент һәм РФ Хөкүмәте Рәисе күрсәтмәсе буенча, шулай ук прокурорның таләбе буенча гражданнарның гомеренә һәм сәламәтлегенә, ил оборонасына һәм дәүләт иминлегенә зыян китерү, шулай ук төрле характердагы гадәттән тыш хәлләр килеп чыгу куркынычы янаган очракта гына уздырыла.

Закон таләпләрен бозуларны бетерү турында элек бирелгән күрсәтмәләрне үтәү, аларны үтәү вакыты 2022 елның 10 мартыннан соң җиткән, үтәлү вакыты чыккан көннән алып 90 көнгә озайтыла.

Росреестр 2022 елда контрольдә тотыла торган затлар белән, шул исәптән пилотсыз һава судноларын кулланып, үзара хезмәттәшлекне күздә тотмаган мониторинг чаралары уздыруны дәвам итәчәк. Мондый чаралар барышында хокук бозулар билгеләре ачыкланган очракта, инспекторлар хокук бозуларны кисәтү һәм профилактикалау буенча чаралар күрәчәк.

Белешмә өчен


Агымдагы елда 4 айда дәүләт җир инспекторлары тарафыннан 575 тикшерү уздырылган, алар барышында җир законнарын бозуның 528 очрагы ачыкланган, җир законнарының мәҗбүри таләпләрен бозуга юл куймау турында ике меңнән артык кисәтү чыгарылган. Ачыкланган хокук бозуларның берсе элеккечә җирләрне үз белдеге белән шөгыльләнү булып кала.

Агымдагы елга идарәнең өстенлекле бурычларыннан берсе - авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә федераль дәүләт җир күзәтчелегенең актив эшен дәвам итү һәм алдагы елда ачыкланган хокук бозуларны тиешенчә бетерүне тикшереп тору.

 

Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә язгы кыр эшләре башлану сәбәпле, авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә җир кишәрлекләреннән максатчан файдаланмау өлешендә җир законнары таләпләрен бозу (карьерларны законсыз эшләү, каты көнкүреш калдыкларын берләштерү), авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдән файдаланмау һәм җирләрне максатчан файдалану өчен яраклы хәлгә китерү бурычларын үтәмәү фактлары буенча авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләргә мониторинг үткәрелде. Бүгенге көндә авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә 160тан артык җир законы бозу ачыкланган, дип билгеләп үтте урынбасар.

Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрне нәтиҗәлерәк мониторинглау максатында Росреестр һәм Россельхознадзорның дәүләт инспекторлары тарафыннан хокук бозуларны ачыклау максатыннан чыгып, уртак күчмә контроль-күзәтчелек чаралары үткәрелде. Аларның нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасының дүрт районында җир законнарын бозуның 19 очрагы ачыкланган, аерым алганда, авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә калдыкларны туплау Якын арада Татарстан Республикасының бөтен территориясендә уртак контроль-күзәтчелек чаралары уздыруны дәвам итәргә ниятлиләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International