Гарри Поттер дөньясы

2022 елның 1 июне, чәршәмбе

Китапханә төне -2022 Бөтенроссия акциясе кысаларында Үзәк китапханә "Гарри Поттер дөньясы" квиз-уены үткәрде.

Чарада катнашучылар - балалар һәм өлкәннәр, дүрт командага бүленделәр: «Бузинная палочка», «Поттероманы», «Орден Феникса», «Солнечный отряд». Командалар 5 турда чараны  алып баручы һәм даими китап укучы Радик Гыйниятуллинның  сорауларына зур кызыксыну белән җавап бирделәр. Чара азагында директор барлык катнашучыларга да уен өчен рәхмәт белдерде, җиңүчеләргә һәм катнашучыларга дипломнар һәм призлар тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International