Халык зирәклеге тупланмалары

2022 елның 1 июне, чәршәмбе

Иске Гришкин авыл китапханәсе «Библиосумерки-2022» бөтенроссия акциясенә кушылды. Акция кысаларында балалар өчен “Халык зирәклеге тупланмалары” дигән фольклор сәгать үткәрелде.

Фольклор - кыйммәтле хәзинә, анда халыкның бөтен тормыш зиһене. Россия халыкларының матди булмаган мәдәни мирасы елында китапханәдә “Ел фасылларына бәйле йолалар” фотозонасы бизәлде, анда борынгы “әби йортыннан” җыйнак кына әйберләр белән һәм балалар фольклоры әсәрләре белән танышырга мөмкин иде. Балалар ел фасыллары турында мәкальләр, сынамышлар әйтүдә   актив катнаштылар. Балалар һөнәрчелек турындагы борынгы табышмакларга җаваплар эзләделәр. Бигрәк тә вак, ялтырап торган җитен бөртекләрен кызыксынып карадылар, К.Ушинскийның “Кырда ничек күлмәк үскән” дигән хикәясеннән җитен эшкәртүнең нинди озын юл үтүен белделәр. Китапханәдә балалар үзләренең теләкләрен һәм рәхмәтен “теләкләр агачында" калдырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International