«Борынгы заманга сәяхәт» әдәби-фольклор сәгате

2022 елның 1 июне, чәршәмбе

"Библиосумерки 2022" бөтенроссия акциясе кысаларында Песәй авыл китапханәсендә "Йолалар" девизы астында "Борынгы заманга сәяхәт" әдәби-фольклор сәгате үткәрелде.

Китапханәче Рузалия Яраханова балаларны татар халкының мәдәнияте, традицияләре һәм гореф-гадәтләре белән таныштырды. Чара барышында балалар белән табышмакларга җаваплар таптылар, мәкальләр, әйтемнәр, тизәйткечләрне искә төшерделәр. "Йөзек салыш", "Түбәтәй" милли уеннарында рәхәтләнеп уйнадылар. Чара "Түбәтәй" мастер-классы белән тәмамланды.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International