1 июнь көнне Камай авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре балаларны яклау көне уңаеннан балалар белән мавыктыргыч һәм онытылмас сәяхәткә чыктылар.
Балаларны табигатьнең күптөрлелеге белән таныштырдылар, әйләнә-тирә мохиткә игътибарлы булырга өйрәттеләр. Барысы да табигать матурлыгына сокландылар, походта беренче кирәк-яраклар турында белделәр, төрле уеннар уйнадылар, һәм барысы бергә ашарга әзерләделәр. Барысы да походтан канәгать калдылар.