Халыкара балаларны яклау көне

2022 елның 2 июне, пәнҗешәмбе

Халыкара балаларны яклау көне безнең илдә җәйнең беренче көнендә билгеләп үтелә. Без барыбыз да кайчандыр сабыйлар, саксызлар, назлы һәм шаяннар идек. Һәрберебез балачакның бәхетле  чор икәнлеген хәтерли. Җәй-искиткеч вакыт. Балалар түземсезлек белән каникул башлануын көтә. Балаларны яклау көне-күңелле бәйрәм оештыру өчен менә дигән форсат.

1 июнь  көнне Татар Чаллысы авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә әлеге матур бәйрәмгә багышланган төрле чаралар үткәрде.

"Колосок" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен «Төрле төстәге карусель»дип исемләнгән балалар бәйрәме оештырылды. Балалар янына кунакка күңелле клоунесса Ириска һәм Карлсон килде. Алар балалар өчен бик күп кызыклы конкурслар әзерләделәр. Һәм, әлбәттә инде, нинди бәйрәм сюрпризларсыз! Барысы да татлы бүләкләр алдылар, Карлсон һәм Ириска белән истәлеккә фото ясадылар.
Балалар бакчасы белән саубуллашканнан соң, авыл мәдәният йорты каршындагы мәйданда балаларны уен программасына җыйдылар. Бөтен бәйрәм программасы дәвамында беркемгә дә күңелсезләнергә туры килмәде. Карлсон, Ириска һәм Мальвина балалар өчен мавыктыргыч программа әзерләделәр. Балалар уеннарда һәм конкурсларда актив катнаштылар. Бәйрәм бик күңелле үтте! Чарада катнашучыларның яше төрле булуга да карамастан, программа вакытында барысы да берләште. Катнашкан өчен татлы бүләкләр булды.
Балалар-безнең киләчәгебез, шуңа күрә алар турында кайгыртырга, аларның тормышын яхшырак итәргә кирәк. Баланың елмаюы-әти-әниләргә иң зур рәхмәт. Ә балаларны яклау көнен бәйрәм итү традициясе һәр баланың бәхетле балачакка лаек булуын тагын бер кат искәртә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International