Cюрприз белән җәйнең могҗизалы бәйрәме

2022 елның 2 июне, пәнҗешәмбе

1 июньдә Яңа Кокшан авылында китапханә rклуб мөдире белән берлектә халыкара балаларны яклау көненә багышланган “Cюрприз белән җәйнең могҗизалы бәйрәме” дигән мавыктыргыч-танып белү программасы үткәрделәр.

Китапханәче алып баручы иде, балалар белән генә түгел, өлкәннәр белән дә конкурслар һәм уеннар үткәрде. Балалар аяклары белән рәсем ясадылар, бу аларга бик ошады. Бу матур көндә балалар рәхәтләнеп күңел ачтылар һәм чын күңелдән шатландылар. Бу көнне "яшерен" һөнәри фокусник чыгышы булды, ул безгә бер генә серен ачмады. Олылар да, балалар да сокландылар. Балалар тере күгәрчен һәм йомшак куян белән сокландылар. Хайваннарны сыйпый һәм алар белән фотога төшә алдылар. Бу беренче җәйге көнне барлык өлкәннәр үзләрен балалар итеп хис итте. Чарада шулай ук пенсионерлар да катнашты, алар да бик күп уңай хис-кичерешләр алдылар. Нәтиҗәдә, һәркемгә туңдырма һәм бик күп баллы мамык тәкъдим ителде, алар аны үзләре ясадылар, ә хуш исе бөтен авыл буйлап таралды. Барлык балалар бүләкләр алды. Бу бәйрәмнең иганәчеләре: Латыйпов Альберт Рустамович, Миндубаев Раил Наил улы, Хәбибуллин Рөстәм Маскутович, Григорьевлар гаиләсе, шулай ук Кормильцевлар гаиләсе. Аларның барысына да зур рәхмәт.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International