Балачакны мәңге онытмасак иде

2022 елның 2 июне, пәнҗешәмбе

2 июнь көнне Үзәк китапханә хезмәткәрләре 1 нче мәктәп яны лагере укучылары өчен «Балачакны мәңге онытмасак иде" дип исемләнгән уен сәяхәте үткәрделәр.

Балалар беренче рус курчаклары - саклаучы курчаклар турында белделәр, алар кешене балачактан ук озата йөриләр, 18-19 гасырдагы фарфордан ясалган курчаклар белән таныштылар. Балалар урам театрының күңелле курчагы Петрушканы, оста курчакчы кулында җанланган курчаклар чыгышын күрделәр, курчак театры тамашасында булдылар һәм курчак мультфильмнарының ничек барлыкка килүен белделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International