Монай авыл җирлегендә 18 июнь көнне узачак Авыл көненә бүләкләр җыю булып узды.
Халык гореф-гадәтләре буенча, бәйрәмгә әзерлек билгеләнгән көнгә кадәр берничә атна алдан башлана. Бүләк җыю йоласы бүгенге көнгә кадәр сакланган. Монай авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре, балалар һәм барлык теләүчеләр авыл буйлап йөрделәр, барысын да бәйрәмгә чакырдылар, бүләкләр җыйдылар, халык җырларын җырладылар. Биредә яулыклар һәм сөлгеләр традицион бүләкләр булып санала. Барлык авыл халкына бүләкләре өчен рәхмәт белдерәбез.