"Кояш куяннары"

2022 елның 6 июне, дүшәмбе

Балалар рәсем ясарга бик яраталар. Бигрәк тә асфальтта төсле акбур белән. 5 июнь көнне Енабердино авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре җылы кояшлы көндә авыл мәдәният йорты территориясендә "Кояш куяннары"дигән җәйге вернисаж оештырдылар.Табигать үзе дә балаларның рәсемнәренә карап елмая кебек. Үз эшләрендә алар бәхетле балачак, табигатьнең уянуын чагылдыралар. Балаларның йөзләрендә дә күпме шатлык, уйларында күпме фантазияләр иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International