Уч төбендәге кояшкай

2022 елның 6 июне, дүшәмбе

Балаларны яклау көне-Бәхетле балачак бәйрәме. Балачак - ул иң ваемсыз, бәхетле вакыт. Һәм һәркем бу гаҗәеп игелек һәм могҗизалар дөньясын озайтырга хыяллана. Балаларны яклау көне җәйнең иң яраткан чоры башлану белән туры киләдер, мөгаен. Бу көнне балалар китапханәсе китапханәчеләре «Уч төбендәге кояшкай»дип исемләнгән күңелле һәм кызыклы уен программасы әзерләделәр һәм үткәрделәр.

Балалар зур кызыксыну белән «Ничек яшисең», «Кояш куянын тот», «Кояш нурлары», «Кайнар кояш» һ.б  уеннарда катнаштылар. Балалар табышмакларга җавап бирделәр-викторинада катнаштылар. Барлык катнашучылар да татлы призлар алды. Бәйрәм дәвамында балаларның күңелле көлүе ишетелеп торды. Барысы да бик күп уңай хисләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International