Тойма авыл мәдәният йортында китапханәче белән берлектә балаларны яклау көненә багышланган "Яңгырасын балачак көлүе" исемле чара узды.
Күңелле музыка астында балалар Кояш белән җәйнең кояшлы иленә сәяхәткә киттеләр, анда табышмакларга җаваплар табарга, җырларга, биергә, рәсем ясарга һәм уйнарга тиешләр иде. Уен программасының төп герое-Шаянкай балаларга күңелле уеннар, ярышлар, табышмаклар һәм кызыклы конкурслар тәкъдим итте. Балалар чарада актив катнаштылар, кызыксыну белән гадәти булмаган биремнәр үтәделәр һәм биеделәр. Чара күңелле үтте. Бәйрәм чәй өстәле артында тәмамланды.
Җәй-балалар өчен иң матур вакыт. Аның шундый бәйрәм — балаларны яклау көне белән башлануы бик яхшы. Быел өлкәннәр тагын бер тапкыр Тойма авылының нәни кешеләренә бик күп шатлык һәм яхшы кәеф бүләк итә алдылар. Балаларның җәйге ялы да күңелле, онытылмаслык булыр дип ышанабыз.