5 июнь-эколог көне, Бөтендөнья әйләнә-тирә мохит көне

2022 елның 6 июне, дүшәмбе

5 июнь-эколог көне, Бөтендөнья әйләнә-тирә мохит көне. Сәйтәк авыл клубы хезмәткәрләре «Без яши торган йорт " дигән экологик акция үткәрделәр.

Без, яшь буын, авылда тере табигать утраучыклары торган саен кечерәя баруын күреп, зур авырлык һәм күңел әрнүе белән кабул итәбез. Безнең авылның чисталыгын күреп, күңел сөенә. Ләкин еш кына тәртипсезлек аркасында күңелсезләнәбез. Шуңа күрә без хәзерге вакытта экологик тәрбия темасы бик мөһим дип саныйбыз. Сәйтәк авылы йортларның, коймаларның матурлыгы белән аерылып тора. Йортлар каралган, коймалар буялган, урамнар буйлап, кайберләрендә чәчәкләр һәм җимеш агачлары утыртылган. Традиция буенча кешеләр үз ишегалларын себерә  һәм урамны җыештыра. Әмма "цивилизация" начар эз дә калдырган. Хәзерге вакытта без кешеләрнең чүп-чарга ияләшә башлавын еш күзәтәбез. Болар пластик шешәләр, плёнка, чүп тутырылган капчыклар, җимерелгән юллар. Һәр урамда ташландык йортлар бар, алар  чүп-чар җыю урыны булып торалар.“Без яши торган дөнья” акциясендә без балаларга биргән сорауларның берсе: “Туган авылыгызның табигать мохитен ничек күрергә теләр идегез?” Балаларның җавапларын һәм фикерләрен ишетү күңелле булды.
“Чүп мичкәсеннән ясалган менә дигән әйберләр”  исемле мастер-класста экология акциясендә катнашучыларның барысының  да  фикерләре рәхәтләнеп кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International