Ташландык материалдан эшләнмәләр ясау буенча мастер-класс

2022 елның 6 июне, дүшәмбе

4 июнь көнне Ижевка мәдәният йортында кече һәм урта мәктәп яшендәге балалар белән ташландык материалдан эшләнмәләр ясау буенча мастер-класс үткәрелде.

Чараның максаты-балаларны иҗади эшләр булдыруга, экологик культура формалаштыруга җәлеп итү. Балалар бик теләп эшкә тотындылар, эш барышында татулык хөкем сөрде, күңелле көлүләр яңгырады. Соңгы нәтиҗә барыбызны да сөендерде. Бездә гади бер тапкыр кулланыла торган тәлинкәләрдән күңелле клоуннар барлыкка килде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International