Музей почмагына экскурсия

2022 елның 6 июне, дүшәмбе

3 июнь көнне Турай урта мәктәбенең «Ал җилкән " мәктәп яны лагерында тәрбияләнүчеләр өчен Ижевка авыл мәдәният йорты директоры Пономарева В.Б. музей почмагы буйлап мавыктыргыч экскурсия үткәрде.

Валентина Борисовна балаларны бик җылы каршы алды һәм музей залы буйлап төрле экспозицияләр белән экскурсия үткәрде. Музей почмагында балалар мич белән бәйле әйберләр- кисәү агачы, мичтән чүлмәк алу җайланмасы һәм  борынгы савыт-саба белән бәйле предметлар белән таныштылар. Кызларны үтүкләр, каба, көянтәләр кызыксындырды. Ә малайлар-борынгы инструментлар, дага, урак кебек әйберләр белән кызыксындылар. Иске әйберләр китә, әмма аны белергә һәм сакларга кирәк. Балалар бик теләп тыңладылар, кызыксынып экспонатларны карадылар һәм сораулар бирделәр. Балалар музей белән танышудан бик канәгать калдылар. Күргән экспонатлардан бик күп тәэсирләр калды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International