Сабантуй бәйрәменә бүләк җыю.

2022 елның 6 июне, дүшәмбе

Милли бәйрәмебез «Сабантуй»га бүләк җыю гадәте борынгыдан сакланып калган. Быел да Песәй авылы мәдәният хезмәткәрләре әлеге йоланы бик матур итеп оештырдылар. Милли киемнәр киенеп, матур җырлар,биюләр, бәйрәм котлаулары белән халыкны тәбрикләп, бүләк җыйдылар. Балалар да бу күңелле чарадан читтә калмады. Алар өчен атта утырып урам әйләнү, тәмле күчтәнәчләрне авыз итү- иң кызыгы булгандыр, мөгаен. Матур йолалар онытылмасын, яшь буын өчен дә сакланып калсын иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International