Тихоново авыл китапханәсендә Пушкинның туган көненә багышланган «Пушкин әкиятләре иленә сәяхәт» дип исемләнгән әдәби сәгать узды.Чара барышында шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты турында искә төшерделәр. Китапханә кунаклары әкият дөньясына мавыктыргыч сәяхәт ясадылар: геройларны, әкияти предметларны, тасвирлау буенча әкиятнең исемен әйттеләр, ребуслар чиштеләр. Балалар бик теләп конкурсларда катнаштылар һәм татлы призлар алдылар. Чара күңелле узды.