Россиянең Пушкин көнендә Турай авыл китапханәсендә «Мин Пушкин иҗатын яратам " дип исемләнгән шигъри сәгать узды.
Чара бөек рус шагыйре Александр Сергеевич Пушкинның тууына 223 ел тулуга багышланган иде. Шигырь сәгатенә Турай урта мәктәбенең " Ал җилкән» мәктәп яны лагерында тәрбияләнүчеләр чакырылган иде. Чарада балалар шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар. А.С. Пушкинның «Арион», «Эхо», «Көз», «Кышкы кич» шигырьләре яңгырады. Китапханәче укучыларны «Безнең яраткан Пушкиныбыз»дигән китап күргәзмәсе белән таныштырды.