«Тэремшур кускылиос» балалар ансамбленең юбилей кичәсе

2022 елның 7 июне, сишәмбе

2002 нче ел башында Енабердино авыл китапханәсендә Степанова Вера Семеновна тарафыннан удмурт халык иҗатын яратучылар клубы оештырылды, анда балалар телдән иҗатны өйрәнделәр, халык уеннары уйнадылар, җырларга һәм биергә өйрәнделәр, әбиләргә  барып, уртак бәйрәмнәр үткәрделәр. Шуннан барысы да башланды.....Ә беренче чыгыш 8 Март-Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган иде. Шуннан соң бер генә авыл һәм хәтта күп кенә район бәйрәмнәре дә «Төремшур кускылиос»ансамбле катнашыннан башка үтми. Ансамбль «халык» исемен йөртә, аны алу бик авыр, ә бу исемне саклап калу тагын да катлаулырак. Балалар үсә, китә һәм барысы да кабат әйләнеп кайта. Яңадан беренче дәресләр, сәхнәгә беренче чыгу, уңышка ирешү өчен башта башлау авыр, күп эшләргә кирәк.

4 июнь көнне Енабердино авылы мәдәният йортында алма төшәрлек тә урын юк иде, чөнки удмурт балаларының «Төремшур кускылиос» халык фольклор ансамбле «Кылбугор -удмурт телен һәм гореф-гадәтләрен саклап калу» проектын тормышка ашыру кысаларында, Президентның мәдәни инициативалар фонды ярдәме белән, 20 еллык юбилеен бәйрәм итте.

Бәйрәмгә   чыгарылыш укучылары, укытучылар, ата - аналар, Удмуртиядән кунаклар: рәссам Юрий Лобанов (Удмуртия гербы һәм флагы авторы), Алнаш районы Байтирәк авылыннан «Чеберай» төркеме,  Илнәттән «Шушпык» ансамбле, Менделеевскидан  Эмилия Хөрматуллина, Марианна һәм Эмилия Кузнецовалар гаилә дуэты, «Төремшур» ансамбле дуэты, «Иськавын» гаилә ансамбле һәм, әлбәттә инде, «Ромашка» балалар бакчасы нәниләре килде. Сәхнәдә бу көнне ансамбльнең беренче составы чыгыш ясады,  хәзерге вакытта коллективта аларның балалары катнаша. Иҗади кичәгә Кураково гыйбадатханәсеннән  Виктор атакай, «Татарстан Республикасы удмуртларның милли – мәдәни автономиясе " региональ иҗтимагый оешмасы рәисе Герасимов Андрей Сергеевич, Менделеевск муниципаль районы җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Макаров Константин Геннадьевич, мәдәният идарәсе башлыгы Шиһапова Екатерина Владимировна, үзәкләштерелгән клуб систамасы директоры Фәрхетдинова Рәйхана Ситдыйк кызы һәм үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Красноперова Людмила Федоровна чакырылган иде. Юбилярларга бик күп җылы сүзләр, котлаулар, теләкләр яңгырады,чәчәкләр, бүләкләр һәм зур юбилей торты бүләк ителде . «Төремшур кускылиос» ансамбленә яңа иҗади үрләр һәм озын гомер телибез!!! 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International