Пушкин турында мәхәббәт белән

2022 елның 8 июне, чәршәмбе

Тойгуҗа авыл китапханәсендә А.С. Пушкинның тууына 223 ел тулуга багышланган "Пушкин турында мәхәббәт белән" дип исемләнгән әдәби сәгать узды.

Чара барышында китапханәче шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Соңыннан балалар “Сказка о рыбаке и рыбке”, “Руслан и Людмилла”, “Сказка о попе и о работнике его Балде” китапларыннан өзекләр укыдылар. "Әкияти" кроссворд чиштеләр, китап күргәзмәсенә куелган китаплар белән таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International