Ватан нидән башлана

2022 елның 10 июне, җомга

Без бай тарихлы бөек илдә яшибез. Россия көнен безнең дәүләтнең барлык почмакларында да билгеләп үтәләр. Шулай итеп, без бөек илне үз гореф-гадәтләре, тарихы, халкы, җиңүләре белән данлыйбыз. Камай авылы китапханәчесе Галимуллина Г.М. мәктәп яны лагере балалары өчен Россия көненә багышланган "Ватан нидән башлана" дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрде.

Балалар игътибарына презентация тәкъдим ителде. Алар илебезнең матурлыгы, киң далалар, биек таулар, куәтле елгалар, урманнар белән таныштылар, Россиянең күпмилләтле бердәм ил булуын белделәр. Соңыннан балалар Ватаныбызга багышланган шигырьләр укыдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International