#ОкнаРоссии2022» акциясе

2022 елның 14 июне, сишәмбе

Россия көнен бәйрәм итү алдыннан бөтен ил буенча "#ОкнаРоссии2022" акциясе игълан ителде, ул 2022 елның 8-12 июнендә уза. Акциянең максаты-катнашучылар тарафыннан гражданлык позициясе, патриотизм, Ватанга мәхәббәт күрсәтү.

Татар Чаллысы мәдәният йорты да әлеге акциягә   кушылды.

Мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре мәдәният йорты тәрәзәләрен илебез символикасы, әләмнәр, чәчәкләр, шарлар һәм рәсемнәр белән бизәделәр.ләр.

12 июнь көнне мәдәният йорты каршындагы мәйданда "Россия-минем яраткан йортым"дигән чара оештырылды, асфальтта рәсемнәр ясалды. Россия көнендә асфальтта төсле акбурлар белән рәсем ясау балаларның бик теләп катнаша торган яраткан чарага әйләнде. Алар бит үз рәсемнәре белән бөек илгә мөнәсәбәтләрен белдерә алалар, рәсемнәре аша үзләренең Ватанга булган мәхәббәтләрен күрсәтәләр.

Асфальтта рәсем ясау кәгазьгә караганда күпкә кызыклырак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International