"Каенкай көне"

2022 елның 14 июне, сишәмбе

10 июнь көнне Ижевка авыл мәдәният йортында "Каенкай көне" үткәрелде.

Каен-һәр рус кешесенең йөрәгенә аеруча кадерле агач. Кырларда чәчү эшләре тәмамлангач, борынгы рус халкының күңелле һәм матур бәйрәме - Изге Троица" вакыты җитте.
    Чара барышында балалар белән каен, табигатькә сак караш турында әңгәмә үткәрелде, шигырьләр һәм мәкальләр искә төшерелде, күмәк аппликация үтәделәр, каен турында табышмаклар чиштеләр. Чара ахырында балалар каен ботакларына төрле төстәге тасмалар бәйләделәр һәм иң матур теләкләрен әйттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International