Менделеевск шәһәрендә ресторан бизнесы һәм туризм үсешенә старт бирелде

2022 елның 15 июне, чәршәмбе

Бүген Менделеевскида тарихи вакыйга булды-Менделеевск районы Башкарма комитеты белән Казан шәһәре һәм Татарстан Республикасы рестораннары һәм кунакханәләре ассоциациясе арасында дустанә мөнәсәбәтләр урнаштыру турында килешүгә кул куелды.

Очрашу хакимияттә район башлыгы урынбасары Ләйсән Галеева җитәкчелегендә һәм икътисад, алгарышлы социаль икътисадый үсеш территориясе һәм эшмәкәрлеккә ярдәм итү буенча җитәкче урынбасары Ленар Әхмәтов катнашында узды. 

Фикер алышуның темалары булып гастрономик туризм, ресторан бизнесы үсеше юнәлешләре, Менделеевск районы территориясендә мөмкин булган проектлар торды. Билгеләп үтелгәнчә, җәмәгать киңлекләрендә төзелеш объектларын проектлаганда рестораторларның фикерләрен исәпкә алу мөһим.

Килешү район Башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Әхмәтов, Café Group рестораторлары һәм отельерлары ассоциациясе рәисе Рәис Вәлиев тарафыннан имзаланды. 

Әлеге килешү районда ресторан бизнесы үсешенә дә, гомумән гастрономия туризмын үстерүгә дә старт бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International