22 июнь-Хәтер һәм кайгы көне, нәкъ 81 ел элек Бөек Ватан сугышы башланды. Сәйтәк авыл клубы һәм авыл балалары Бөтенроссия буенча узган бер минут тынлыкка кушылдылар.
1418 коточкыч фаҗигале көн, ул һәр гаиләгә диярлек кагылды. Җиңү совет халкының каһарманлыгы, батырлыгы һәм ныклыгы, шулай ук югалтулар бәрабәренә яуланды — 27 миллионнан артык кеше өйләренә кире әйләнеп кайтмады.
Без яу кырларында ятып калган, ачлыктан һәм авырулардан үлгән, концлагерьларда газапланган каһарманнарыбыз истәлегенә баш иябез. 12: 15 — Мәскәү вакыты. 1941 елның 22 июнендә нәкъ менә шушы минутларда эфирда Германиянең Советлар Союзына һөҗүм итүе турында радиотапшыру яңгырады.