"Мин тормышны сайлыйм!" акциясе

2022 елның 27 июне, дүшәмбе

26 июнь көнне Ижевка мәдәният йортында Халыкара наркотиклар куллануга һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көне кысаларында " Мин тормышны сайлыйм!" акциясе уздырдылар.

Сәнгать җитәкчесе Л.И. Вәлиева балалар белән сәламәт яшәү рәвеше, организмга зарарлы гадәтләрнең, шул исәптән наркотик матдәләрнең йогынтысы турында сөйләште. Чарада катнашучылар «Сәламәт яшәү рәвеше» викторинасында катнаштылар, наркомания һәм зарарлы гадәтләргә каршы көрәштә бердәмлек билгесе итеп уч төпләрен ябыштырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International