26 нчы июнь көнне Иске Гришкин мәдәният йортында өлкән сыйныф укучылары белән наркотикларга каршы көрәш темасына әңгәмә үткәрелде.
Укучыларга дөрес юлдан барырга, начар якка тайпылып китмичә дөрес яшәү рәвешен сайлап алу турында сөйләнелде. Бирелгән сорауларга җавап язып һәрбер укучы үзенең җавапларын укыды. Мондый очрашулар яшүсмерләр өчен бүгенге көндә кирәкле һәм файдалы.