Белгечләр фикеренчә, хлорлы суны файдаланып, яхшы чәй кайнату мөмкин түгел. Алар фикеренчә,"иң яхшы" һәм "иң начар " сортлы чәй юк. Чәйне пешерү өчен суны фильтрларга һәм үзеңә ошаган чәй сортын сайларга кирәк.
Химик процессларның тирәнлегенә карап, эшкәрткәндә түбәндәге типтагы чәйләрне аералар:
кара - анда иң зур оксидлаштыргыч үзгәрешләр була;
яшел - иң аз оксидлаштыручы үзгәрешләр, бу чәй яфрагында булган барлык файдалы матдәләрне мөмкин кадәр саклап калырга мөмкинлек бирә;
кызыл - уртача оксидлаштыручы үзгәрешләр, ул үзендә кара һәм яшел чәй үзлекләрен берләштерә;
Сары - оксидлаштыргыч үзгәрешләр бары тик чәй яфрагын бөкләгән вакытта гына була.
Башлангыч чималга һәм эшкәртү технологиясенә карап, түбәндәге төрләре бар:
байховый (таралма) - кара, яшел, сары һәм кызыл;
прессланган - яшел, кирпеч, плиталы кара һәм яшел, таблетланган кара һәм яшел;
тиз эри торган (экстрагицияләнгән) - кара һәм яшел чәйдә сыек яисә коры экстрактлар тупланган;
пакетланган чәй - бер тапкыр пешерү өчен чәй, чәй валчыгы салынган иң киң таралган чәй 2-3 г массалы пакетикларга урнаштырыла.
Чәйнең сортлылыгы экспертлар тарафыннан түбәндәге параметрларны исәпкә алып билгеләнә:
- чәй яфрагының тышкы күренеше характеристикасы;
- чәйнең хуш исе , тәме;
- пешкән яфрагының төсе.
ГОСТ нигезендә түбәндәге чәй сортлары җитештерелә: букет, югары сорт, беренче сорт, икенче сорт.
Хәзер без барыбыз да чәй, күңелле чәй эчү турында беләбез!
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы