"Җәйге уеннар"

2022 елның 4 июле, дүшәмбе

Саф һавада күңелле хәрәкәтле уеннар - һәр кешенең балачагы ул. Вакыт үзгәрә, балалар мәйданчыкларында бер-берсен алыштыра, әмма һәр яңа буын күмәк уеннарда уйный, ә ул төрле яшьтәге балаларга дуслашырга мөмкинлек бирә. Хәрәкәтле уеннар ярдәмендә бала мөстәкыйль рәвештә төрле фикерләү мәсьәләләрен хәл итә:аралаша, сикерә, йөгерә, ярыша, күңел ача белә. Шул ук вакытта бурычларны хәл итүдә зирәклек, мөстәкыйльлек күрсәтә. Бу уеннар яңадан яратылсын өчен, балаларны уйнарга өйрәтергә генә кирәк.

1 июль көнне мәдәният йорты хезмәткәрләре авыл мәдәният йорты мәйданчыгында балалар өчен "җәйге уен" күңел ачу-уен программасын оештырдылар.   Барлык балалар да күңелле һәм дәртле команда уеннарында катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International