3 нче июль көнне Монай авыл мәдәният йорты территориясендә вело-уеннар узды.
Вело-уеннар-велосипедта ярышлар комплексы, анда әлеге ике көпчәкле транспорт чарасы белән идарә итү күнекмәләрен генә түгел, ә зирәклек, җитезлек, тизлек һәм төгәллекне дә күрсәтергә мөмкин иде. Катнашучылар шулай ук юл йөрү кагыйдәләре буенча викторина, беренче ярдәм күрсәтү һәм велосипед төзелеше турында сорауларга да җавап бирделәр.