Җаулык җыю йоласы

2022 елның 4 июле, дүшәмбе

Иң яратып, көтеп алган милли бәйрәмебез – Питрау алдыннан Сәйтәк авылы урамнарында тирә-якны милли көйләргә күмеп бүләк җыйдылар.

Питрау бәйрәменә бүләк җыю йоласы төрле җирдә төрлечә аталып, төрлечә сакланып калса да, барыбыз да аны көтеп ала. 3 июль күркәм гадәт буенча авыл урамнары буйлап, йортларга кереп Питрауга  бүләк җыю чарасы үтте. Бүләк җыю йоласы күңел күтәренкелеге белән, шау-гөр килеп узды.  Йорт хуҗалары бүләк җыючыларны капка алдында бүләге белән көтеп алды.

"Йорттан-йортка кереп, җырлашып, биешеп Питрау бәйрәменә бүләк җыйдык. Колгага яулыклар, сөлгеләр бәйләделәр. 12  июль көнне бар халыкны да Питрау бәйрәмендә көтеп калабыз", - ди Сәйтәк авылы клубы мөдире Ясминур Гизатуллина.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International