Яхшы хуҗабикәдә үсемлек майларының ике-өч төре булырга тиеш: кыздыру, пешерү, соуслар әзерләү, салатларга салу өчен.
Әле берничә ел элек безнең сатып алучының үсемлек мае сайлау белән проблемалары юк иде. Киштәләрдә көнбагыш варианты белән зәйтүн варианты гына очрады. Ә хәзер бу күптөрлелекне ничек аңларга?
Үсемлек майлары ике төркемгә бүленә: чистартылмаган (нерафинированный) һәм чистартылган (рафинированный)
Чистартылмаган майлар - экстракцион һәм кысып чыгарудан алынган майлар. Алар фосфолипидлар, токофероллар һ.б. кебек файдалы матдәләрне үз эченә ала. Шуңа күрә дә нәкъ менә чистартылмаган майлар организм өчен аеруча файдалы. Әмма аларны дөрес саклый белергә кирәк. Мондый майларның яраклылыгы тутыру өчен 4 ай тәшкил итә, ө куллану өчен 1,5 ай гына. Шуңа күрә өйдә мондый майның зур запасын ясамагыз. Салатларга салу өчен чистартылмаган майны файдалану яхшырак.
Чистартылган майлар: чистартылганда, майдан зарарлы катнашмалар белән беррәттән, өлешчә яки тулысынча күп кенә файдалы кушылмалар да юкка чыгарга мөмкин. Аның каравы, бу майлар саклау өчен яхшырак, һәм азыкны кыздырган вакытта канцероген матдәләр аз чыгарыла. Шуңа күрә рафинадланган майларны кыздыру, өй шартларында консервлау һәм төрле ашамлыклар әзерләү өчен кулланалар.
Чистартылган майларда утырмалар булырга тиеш түгел. Әгәр дә дөрес эшкәртелгән булса, майның исе һәм тәме булырга тиеш түгел.
Бүген кибет киштәләрендә үсемлек майларының төрле төрләрен табарга була: көнбагыш, кукуруз, соя, мамык, гәрчич, рапс, арахис, җитен, зәйтүн һәм башкалар. Май сатып алганда, җитештерүче үзен этикеткасында күрсәткәненә инаныгыз. Җитештерүчеләр кайчагында катнашмалар чыгара, ул чакта составында барлык үсемлек майларының массакүләм өлешләрен киметү тәртибендә күрсәтелергә тиеш.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы