Менделеевск халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә Менделеевск әниләренә мәшгульлек хезмәтенең Интернет-ресурслары аша мөстәкыйль эш эзләү мөмкинлекләре турында сөйләделәр

2022 елның 8 июле, җомга

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен үткәрү кысаларында Менделеевск районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә яшь әниләргә хезмәт базарындагы хәл, Менделеевск муниципаль районында иң кирәкле һөнәрләр (белгечлекләр) һәм мәшгульлек хезмәтенең Интернет-ресурслары аша мөстәкыйль эш эзләү мөмкинлекләре турында мәгълүмат бирелде («Работа в России»порталы).

Шулай ук, «Демография» илкүләм проекты кысаларында, декрет ялында  үз эшеңне ачу буенча һөнәри белем алу мөмкинлеге турында консультацияләр алдылар.

Чараның кечкенә катнашучылары татлы бүләкләр алдылар.

Чара милли-мәдәни үзәгендә «Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү» проекты кысаларында узды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International