Монай авыл мәдәният йорты территориясендә акбур белән уеннар узды.
Мәдәният йорты хезмәткәрләре балаларга акбур белән гадәти рәсемнәр генә түгел, төрле уеннар да ясарга мөмкин булуы турында сөйләде. Балалар акбур ярдәмендә төрле җәйге күңел ачуларны сурәтләде, шулай ук зирәклеккә һәм күзаллауга багышланган уеннар уйнадылар.