Менделеевск районы башкарма комитеты Радмир Беляевның кайгысын уртаклаша

2022 елның 11 июле, дүшәмбе

Менделеевск районы башкарма комитеты һәм район оешмалары, әтисе Илдар Геннадьевич Беляев вафат булу сәбәпле, район җитәкчесе Радмир Беляевның тирән кайгысын уртаклашалар.

Илдар Геннадьевич гомер буена ике улына ышанычлы киңәшче, дусты һәм  янәшәдә яшәгән һәм эшләгән кешеләр өчен остаз булды. Озак вакытлар Илдар Геннадьевич КАМАЗ Сәүдә-финанс компаниясендә эшләде, "КАМАЗ" брендын бөтен дөньяга чыгарды. Аның зирәклеге, эшкә сәләте, җаваплылыгы аның белән эшләүчеләрнең барысына да яхшы таныш иде. 

Сезнең белән кайтарып булмаслык югалту кайгысын уртаклашабыз. Бу хәсрәтле көннәрдә Сезгә ныклык һәм сабырлык телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International