Бөтендөнья шоколад көне.

2022 елның 13 июле, чәршәмбе

Ел саен 11 июльдә тәм-том яратучылар Бөтендөнья шоколад көнен билгеләп үтә. Бу бәйрәм күптән түгел генә, 1995 елда барлыкка килде. Аны Франциядә уйлап тапканнар, ә аннары бәйрәм идеясен башка илләрдән дә тәм-том яратучылар күтәреп алган.

Монаш авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре дә шоколад көнен билгеләп үтәргә булдылар.

Әлеге чараның максаты-шоколад барлыкка килү тарихына һәм әлеге татлы продуктны куллану традицияләренә карата танып-белү кызыксынучанлыгын үстерү.
 🍭Бәйрәмне оештыручылар шоколадның барлыкка килү тарихы, аның турында легендалар әзерләделәр. Балалар төрле конкурсларда катнаша алдылар , табышмакларга җавап бирделәр.
Барлык катнашучылар да яхшы кәеф алды һәм татлы призлар белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International