"Минем туган ягым"

2022 елның 18 июле, дүшәмбе

Камай мәдәният йорты хезмәткәрләре "Минем туган ягым" дигән экскурсия үткәрде.

Бик матур урыннар: Кылдыя урманы, Кызыл Тау, Кокшан чишмәсе һәм Ерыкса елгасын карадылар. Чара барышында балалар туган табигатьнең матурлыгы, үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы турында сөйләделәр.  Барлык алынган мәгълүмат экологик грамоталылыкны, мәдәниятне һәм экологик аңны формалаштыруга ярдәм итте. Экскурсиядән соң без балалар белән тәмле шурпа әзерләдек, үләннәрдән чәй ясадык. Балалар сәяхәттән бик канәгать калдылар. Ял итеп, истәлеккә фоторәсемнәр ясадык.  Чын туристлар буларак, елга янында территорияне җыештырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International