19 июль-кура җиләге кайнатмасы белән күмәчләр көне. Билгеле булганча, аны 7 ел элек билгеләп үтә башладылар.
Бу көнне балалар китапханәсе 7нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрне танып-белү сәгатенә чакырды.
Китапханәче Казакова Л.М. балаларга әлеге бәйрәмнең максаты-кешеләргә шатлык китерү, яхшы кәеф булдыру һәм аның тәмле икәнен күрсәтү, шулай ук кура җиләген тәме өчен генә түгел, ә дәвалау үзлекләре өчен дә бәяләүләре турында сөйләде. Малайлар һәм кызлар сорауларга җавап бирделәр, күңелле зарядка ясадылар һәм очрашу ахырында «Калинка-малинка» мультфильмын карадылар.