«Сезнең йөреш» күргәзмә-викторина

2022 елның 20 июле, чәршәмбе

20 июльдә бөтен дөньяда Халыкара шахмат көне билгеләп үтелә. Шахмат - иң борынгы һәм мавыктыргыч уеннарның берсе.  Бу - мавыктыргыч шөгыль, ул уенчылардан игътибарны, төгәл логик фикерләүне һәм гамәлләрнең киләчәген күрә белүне таләп итә. Шахматлар бер үк вакытта спорт та, уен да.

Татар  Чаллысы авыл китапханәсенә йөрүче  өлкәннәр дә, балалар да бу көнне «сезнең йөреш» дип исемләнгән күргәзмә-викторинада катнашты һәм бу уенда үз белемнәрен тикшерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International