Шахмат турниры

2022 елның 21 июле, пәнҗешәмбе

Тихоново авыл мәдәният йортында шахмат турниры узды.

Шахмат көнендә-20 июль көнне Тихоново авыл мәдәният йорты шахмат турниры үткәрде. Мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Земфира Гәрәева уенчыларны шахмат тарихы белән таныштырды. Шахмат тарихы мең ярымнан артык. Шахматны Һиндстанда безнең эрага кадәр V-VI гасырда уйлап тапканнар. 1886 елда шахмат буенча беренче дөнья чемпионаты үткәрелә.
Тихоновода турнир барлык кагыйдәләр буенча узды.
1 урын-Туманов Тимур
2 урын-Махмудова София
3 урын-Тимченко Никита
Ә соңыннан катнашучыларны чәй өстәле һәм дискотека көтә иде.
Анатолий Москаленкога турнирны уздыруда күрсәткән ярдәме өчен рәхмәт белдерәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International