20 июльдә Монай авылы мәдәният йортында бик тәмле булды, чөнки бу көнне Халыкара торт көне билгеләп үтелә.Бәйрәм «Мин синең яныңа торт белән килдем!" дигән девиз астында узды. Бу көн кешеләргә дуслык һәм тынычлык турында искә төшерергә тиеш.
Балалар үзләре эчлеген әзерләделәр, тортларны җиләк-җимеш һәм шоколад белән бизәделәр. Торт әзерләү бик күп ләззәт китерде, ә катнашучылар үзләрен чын кондитерлар итеп тойдылар.
Бәйрәм азагында һәркем, изге теләкләрен әйтеп, шәмне сүндерде.