Шашка уены-традицион һәм искиткеч уен, ул йөрешләр турында уйларга, көндәшнең гамәлен анализларга өйрәтә.
21 июль көнне Монай авыл мәдәният йорты мәйданчыгында шашка турниры булып узды.
Уенчылар ярышларда катнашуга зур кызыксыну белән карадылар. Шашка уенының кагыйдәләре шактый гади булуга карамастан һәр партия уникаль һәм уенның нәтиҗәсе көндәшләрнең күнекмәләренә бәйле.
Партияләр арасындагы тәнәфесләрдә балалар "су дартсы", "крестики-нолики" һәм волейбол уйнадылар.