24 июль көнне "Җәйгә төсләр өстибез!» - чираттагы Холи буяулар фестивале нәкъ менә шундый девиз астында үтте.
Монай халкы үзләрен салават күперенең бер өлеше итеп хис итә алды. Һәр теләгән кеше буяу алып килеп аны һавада тарата алды.
Фестивальдә катнашучылар бер үк вакытта үзләрен һәм әйләнә-тирәдәгеләрне бизәү өчен төрле төстәге порошок җибәрделәр. Әмма төп максат - уңай хис-кичерешләр алу иде. Бәйрәм кәефен алу өчен мәдәният йорты хезмәткәрләре дәртле музыка һәм конкурслар әзерләгән иде.