"Серле көн" квест-уены

2022 елның 27 июле, чәршәмбе

26 июль көнне, табышмаклар көне уңаеннан, Тихоново авыл мәдәният йортында китапханә һәм Тихоново урта мәктәбе белән берлектә "Серле көн"дип исемләнгән квест-уен үтте.

Табышмаклар-борынгы халык авыз иҗаты жанры. Табышмакларны өлкәннәр дә, балалар да ярата! Тихоново авылында кызыклы һәм истәлекле урыннар күп, шуңа күрә квест уен безнең авыл белән бәйле станцияләр буенча үтте. Шулай итеп, балалар клубта һәйкәл, Чишмә һәм хәтта китапханәне дә таптылар.  Китапханәче Медведева Н.С. авылның һәр истәлекле урыны турында сөйләде, ә физкультура укытучысы Гоцалюк А. Ф. балалар белән спорт мәйданчыгында кызыклы эстафеталар үткәрде. Уен табышмаклы, хәрәкәтчән һәм танып-белүле булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International