Сез ел фасылы җәйне ни өчен «җәй кызыл» дип әйтүләре турында уйланганыгыз бармы?. Борынгы Русьта матурны «Кызыл» дип атаганнар. Җәй ни белән матур соң? Бу хакта балаларга мәдәният йорты хезмәткәрләре сөйләде. Клуб янындагы мәйданчыкта "Бер, ике, өч, чәчәккә йөгер" , "Шундый ук чәчәкне тап" дигән хәрәкәтле уеннар уйнадылар 🌹 🧑🤝🧑. Алга таба балалар чәчәк матурлыгын үзләренең рәсемнәрендә күрсәтергә тырыштылар. Чәчәкләр - матурлык символы. Алар безнең тормышыбызны баерак һәм шатлыклырак итә, кеше күңелендә яхшылыкка, бөтен гүзәллеккә мәхәббәт уята.
26 июль көнне Ижевка авыл мәдәният йортында "Минем бакча чәчәкләре"дип исемләнгән кызыклы чара узды.